Казанда FINAның мәдәни паркы тиздән үз ишекләрен ача

24 июльдән алып 16 августка кадәр «Казан-Арена» стадионында FINA паркы эшләячәк. Паркның мәдәни программасы, шәһәр халкы һәм чемпионат кунаклары өчен төп күңел ачу мәйданчыгы килүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатында, әзерләнгән. Чемпионатны уздыру көннәрендә паркта бөтендөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар чыгышларын ишетергә-күрергә, шулай ук кунакларны Татарстан милли мәдәнияте белән таныштырырга мөмкин булачак.

 Парк көн саен 12.00 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Программа кысаларында көн саен чаралар уздырылачак.

12.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр кунакларга «Казанга рәхим итегез!» концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

14.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр парк кунакларын интерактив программа һәм конкурслар көтә.

17.00 сәгатьтә региональ һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары узачак.

Программаның иң кызыклы чыгышлары – яңгыр астындагы уникаль спектакльләре белән дан казанган «Искушение» Санкт-Петербург театры тамашалары. «Искушение» театры тамаша-программасы көн саен 21.00 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр барачак.

Парк кунаклары чемпионатның спорт вакыйгаларын турыдан-туры трансляцияләүне күрә алачаклар. Моның өчен оештыручылар «Казан-Арена» стадионының Европада иң зур медиафасадын җәлеп итәчәкләр. Анда чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары трансляцияләнәчәк. Шуның белән бергә «Мастерс» категориясендә 2015 елгы чемпионатның FINA паркында барачак шундый ук тантаналар үткәреләчәк.

Чемпионатны уздыру чорында паркка килгән казанлылар һәм кунаклар «Red Ribbon» халыкара җырчылар командасын ишетә алачаклар, «Jazz в усадьбе Сандецкого», «Созвездие-Йолдызлык», «Kremlin LIVE», «Музыка веры» һәм башка зур фестивальләрнең гала-концертларын карау мөмкин булачак. Яшьләр өчен «Рок-волна», «Энергия рока» фестивальләре, КВН командалары фестивале һәм башкалар кызык булачак. Паркка килүчеләрне милли традицияләр белән Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле, филармония джаз-оркестры, фольклор музыка ансамбле һәм башкалар көтә. Аерым алганда, 26 июльдә 18.00-20.00 сәгатьләрдә «Сабан туе бизәкләре» дигән татар фольклор фестивале үткәреләчәк.

27 июльдә 18.00дән Илназ Сафиуллинның татар телендә ярты сәгатьлек концерт программасы планлаштырылган. Аннары иң яхшы видеографлар Time-Laps буенча Казан чемпионы титулы өчен ярышачак.

6 августта 19.00 - 21.00 сәгатьләрдә паркта «Мисс Чемпионат» гүзәллек һәм талант конкурсы үткәреп, чемпионат гүзәле сайланачагына да игътибарны юнәлтик.

Паркка керү Казан халкы һәм кунаклары өчен, чемпионат ярышларына билет алу-алмауларына карамастан, бушлай булачак. Керү ике карап кертү пункты аша башкарылачак, алар Чистай урамы ягыннан (кертү мөмкинлеге 15 мең кеше) һәм Ямашев урамы ягыннан (20 мең кеше) булачак. Ямашев урамы ягыннан тамашачыларга паркка керү өчен, иң беренче чиратта, «Казан-Арена» стадионының стилобаты аша үтәргә кирәк булачак, анда «Культурный сдвиг» II Бөтенроссия урам перформансы фестивалендә катнашучы иҗат коллективларыннан музыка, бию һәм театр перформанслары узачак.

Паркта түбәндәге партнерлар павильоннары тәкъдим ителәчәк: LADA Campus, «АВТОВАЗ» ачык акционерлык җәмгытеннән уен мәйданчыклары, картинг, фотобудка, meet and greet зонасы, ARENAдан теләкләр язып калдыру дивары, «Касперский лабораторияләре» ннән аттракционнар паркы, шулай ук «Планета Фитнес» клублары челтәреннән, «Шенкер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән, БИМ-радиодан, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятеннән, «Спортмастер»дан, «МЕГА» сәүдә үзәгеннән күңел ачу программалары булачак, дип хәбәр итә чемпионатның оештыру комитеты матбугат хезмәте Казан мэриясе сайты аша.

Моннан тыш, парк территориясендә милли шәхси хуҗалыклар урнашачак, анда 2,8 мең кв.метр мәйданда татар, рус, мари һәм чуаш хуҗалыклары, йорт кирәк-яраклары һәм кухнялары белән бергә, тәкъдим ителәчәк. Тулаем алганда, FINA паркы һәркем җаны теләгән шөгыль табарлык мультимедиа мәйданы булачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/21/111454/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»