Казанда «Тормыш рәвеше – Мәдәни код» дип исемләнгән масштаблы Этно-Fashion фестиваль узачак.
Казанда сентябрь башында мода һәм сәнгать дөньясында уникаль вакыйга – халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган Этно-Fashion фестиваль үтәчәк. Ул Россиядән һәм чит илләрдән килгән этно-дизайнерларны, халык һөнәрчелеге осталарын һәм заманча медиа-сәнгать вәкилләрен бер сәхнәдә җыя.
Фестивальнең үзәгендә – этник мода күрсәтүе. Бу гади дефиле генә түгел, ә чын мультимедиалы шоу булачак. Милли орнаментлар, югары мода техникасы һәм халык киемнәренә хас мотивлар визуаль эффектлар һәм цифрлы сәнгать ярдәмендә яңача яңгыраш табачак. 30 дан артык дизайнер үз коллекцияләрен тәкъдим итә.
Подиумда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мәскәү, Самара, Липецк, Красноярск, Киров, Екатеринбург шәһәрләре, шулай ук Кыргызстан, Төркия, Малайзия, Кытай, Казакъстан һәм Үзбәкстан кебек илләрдән килгән дизайнерларның эшләре күрсәтеләчәк.
Фестиваль кысаларында осталар ярминкәсе дә оештырыла. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән осталарның кулдан эшләнгән, күңел җылысы бирелгән уникаль бизәнү әйберләре, аксессуарлар, интерьер предметлары һәм милли киемнәре белән танышырга була.
Фестивальнең соңгы көнендә дизайнерлар белән ачык очрашу узачак. Алар заманча этник мода турындагы фикерләре, иҗат эзләнүләре, илһам чыганаклары һәм профессиональ серләре белән уртаклашачак.
«Тормыш рәвеше – Мәдәни код» фестивале – мәдәни мирасыбызны саклау, аны заманча сәнгать һәм дизайн аша яңадан аңлату мәйданчыгы. Ул талантлы дизайнерларны һәм осталарны хуплау, этник эстетиканы киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм халыкара мәдәни багланышларны ныгыту максатын куя.
фото: Таткультресурсцентр сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк