Логотип
Яңалыклар

Казанда «Эргуван Истанбул» күргәзмәсе ачылды

Эргуван агачы чәчәге аша Истанбул шәһәрен аңлаткан рәсем күргәзмәсендә традицион һәм заманча сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Истанбул күренешләре урын алган һәр рәсемдә эргуван агачы чәчәген күрергә була.
Күргәзмә ачылышында чыгыш ясаган Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач, без бу рәсем күргәзмәсе белән Истанбулның гүзәллегенең бер өлешен сезгә дә күрсәтергә телибез, дип белдерде.

Баш консуллык белән бергә чараны оештыручылардан Юныс Әмре институтының Казандагы мөдире Ихсан Демирбаш күргәзмәне төрек мәдәниятен таныту максатыннан уздыруларын әйтте.

«Күргәзмәдә Истанбул символларыннан эргуван агачы урын алган бик күп сәнгать әсәрен күрергә була. Эргуван сурәтләре Төрекләрнең борынгы эбру һәм каллиграфия сәнгать әсәрләрендә чагылыш таба. Төркиянең символлары эргуван белән генә чикләнми әлбәттә. Без Казан тамашачысына алга таба Төркиянең башка символларын да күрсәткән күргәзмәләр оештырырга тырышачакбыз», диде ул.

Милли музейдагы «Эргуван Истанбул» рәсем күргәзмәсе 9 июльгә кадәр эшләячәк.

Сылтама: http://www.azatliq.org/content/article/27064409.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар