Логотип
Яңалыклар

Казанда Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе булачак

Бу хакта ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә мәгълүм булды

 
Казанда Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе оештырылачак. Бүген бу хакта ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.
"Волейбол федерациясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үтенече буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Олимпия резервы училищесы базасында Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе төзү турында карар кабул итте", - диде Әсгать Сәфәров.
Искәртеп узабыз: Екатерина Гамова Казанның "Динамо" командасы өчен 2010 елдан бирле чыгыш ясый. 11 тапкыр Россия чемпионы, Чемпионнар лигасы җиңүчесе (2014 ) дөньяның Клуб чемпионаты җиңүчесе (2014). Россия җыелмасы состааында ике тапкыр Олимпия уеннарында көмеш медаль яулады (2000, 2004), дөнья (2006, 2010) һәм Европы чемпионы (1999, 2001) булды.
Фотосурәт  dinamo-kazan.com сайтыннан алынды.
сылтама: intertat.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар