Казанда Дәүләт Думасына сайлауларда шәһәрнең иң өлкән кешесе тавыш бирде

Казанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда шәһәрнең иң өлкән кешесе - 100 яшьлек Салих Мөбәраков тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Күптән түгел бер гасырлык туган көнен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Казанның 252нчы сайлау участогында тавыш бирде.
Ветеран өлкән яшьтә булуга карамастан, теркәлү процедурасын мөстәкыйль узды, бюллетеньнарны тутырды һәм урнага салды.
Салих Мөбәраков ничә ел сайлауларга йөргәнен исенә төшерә алмады, әмма "бик күп" дип җавап бирде.
"Мин сайлауларга һәрвакыт иртән йөрим, бу безнең гаилә традициясе, - диде журналистларга ветеран. - Яшь комачауламый. Без киләчәгебезне үзебез сайларга тиеш".
Өлкән сайлаучы оныгы һәм аның хәләл җефете белән килгән. Килене сүзләренчә, алар сайлауларга гел бергә йөриләр.
Искәртеп үтик: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Пирамида" комплексында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәгенән онлайн-трансляциясен оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карарга мөмкин.
чыганак - http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.