Логотип
Яңалыклар

Казанда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә 80 волонтер җәлеп ителгән

Казанда Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә.

Казанда Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. «Шәһәрдә аны үткәрүгә 80ләп волонтер җәлеп ителгән», – дип хәбәр итте бүгенге «эшлекле дүшәмбе» вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Аларның һәркайсы укыды һәм өләшү материалы алды", – диде ул. Аларны футболка, жилетка, аккредитация буенча белергә мөмкин, шулай ук волонтерларга шәхси саклану чаралары да бирелгән.

Көн саен Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетының 20ләп волонтеры 11 күпфункцияле үзәктә исәпкә алуны үткәрергә ярдәм итә. 

Казанда барлыгы 50 дән артык шундый участок эшли, эш графигы һәм адреслары белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Моннан тыш, казанлылар исәпкә алучыны өйдә көтеп ала яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы сорауларга җавап бирә ала.

Фото: Казан мэры Илсур Метшинның рәсми сайтыннан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар