Логотип
Яңалыклар

Казанда бик үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Әлеге экспозиция «Перспектива» фондының иҗади командасы тарафыннан ике ел буена әзерләнгән. Анда Россия музейлары һәм архивларында сакланган, Мариуполь шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда могҗиза белән генә сакланып калган материаллар да урын алган. 

Бүген Казанның күргәзмәләр залында «Русский Азов» дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмә ачылды. 
Тантаналы чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова, Татарстанда кеше хокукларын яклаучы вәкил Сәрия Сабурская, мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Казан югары танк училищесы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Епифанцев катнашты. 
Быелның 28 апреленнән «Россия – минем тарихым» тарихи паркында «Русский Азов» мультмедиалы күргәзмәсе эшли башлады. Аның аша тамашачылар Азов диңгезе буенда урнашкан шәһәрләрнең тарихы белән беренче тапкыр таныша ала. Әлеге экспозиция «Перспектива» фондының иҗади командасы тарафыннан ике ел буена әзерләнгән. Анда Россия музейлары һәм архивларында сакланган, Мариуполь шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда могҗиза белән генә сакланып калган материаллар да урын алган. 
Күргәзмәне Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 нче йорт, 1 нче павильонда урнашкан «Россия – минем тарихым» тарихи паркта күрергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар