Логотип
Яңалыклар

Казанда беренче «Туган Фест» фестивале узачак

29 августта Казандагы «Елмай» паркы гади парк булудан туктап, ачык һавадагы зур анимация студиясенә әвереләчәк. Биредә беренче тапкыр Бөтенроссия гаилә фестивале – «Туган Фест» узачак.

Бу бәйрәмдә һәр кунак мультфильм карап кына калмыйча, нейрочелтәр ярдәмендә рәсемнәрне җанландырып, үз мультфильмын да ясый алачак.Ә кичен татар эстрадасы хитларына биеп күңел ачарга мөмкин. 

Туган Батыр – заманча милли герой

«Туган Фест» – гади фестиваль генә түгел. Ул «Безнең заман герое кем?» дигән сорауга җавап бирә. Чираттагы көнбатыш супергерое урынына – Татарстанда тудырылган Туган Батыр образы. Ул Россиядәге һәр балага аңлаешлы хыяллар телендә сөйләшә. Проектның максаты – милли мәдәниятнең заманча, технологик һәм гаять кызыклы булуын күрсәтү.

 Интерактив һәм тылсым 

Күңелсез лекцияләр урынына – катнашучылар тулысынча вакыйгаларга чума. 
«Туган Батыр» академиясендә балаларны һәм әти-әниләрне геройлар әвәләргә, аннары аларны шунда ук кыска видеоларда җанландырырга өйрәтәчәкләр. «Туган Хаб»та «ЯРКО» студиясенең әйдәп баручы белгечләре һәм анимация экспертлары хитлар тудыру серләре белән уртаклашачак.
Ә милли тамырларга якынаерга теләүчеләрне квизлар белән Татар теле киңлеге көтә. Биредә тел өйрәнмиләр – уйныйлар һәм аралашалар. Моннан тыш, юмористик киножурнал өчен кастинг та узачак. Әйе, фестивальнең һәр кунагы экран йолдызы була ала! 

Спорт яратучылар Мөхәммәд «Киборг» Калмыков белән очрашып, аның катнашында күрсәтмә көрәш карый алачак. Ә 2Drots командасының легендар капитаны Эд (Вальтер Скляр Эдамс) үзенең спорт карьерасы турында сөйләячәк һәм автограф-сессия үткәрәчәк. Чыгышлардан соң чемпионнар белән фотога төшәргә дә мөмкин булачак.

Кичен – парад һәм концерт

Фестивальнең төп визуаль вакыйгасы – «Туган Парад». Милли киемнән яки яраткан мультфильм герое костюмын киеп парк буйлап парадта катнашкан һәркемгә бүләкләр әзерләнгән.
Караңгы төшкәч исә сәхнәдә танылган башкаручылар чыгыш ясаячак: Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, «Ямьле» төркеме һәм Элвин Грей. Җанлы музыка, көчле энергия һәм милли төсмер – кичке концертның төп үзенчәлекләре әнә шулар.

Көн герое – Туган Батыр 

Проект авторы Радик Габдрахманов аның төп максатын гади итеп аңлата: «Без балаларга альтернатива тәкъдим итәбез. Марстан очып килгән түгел, ә үзебезнең әкиятләрдән үсеп чыккан геройны. Бала үзенең тамырларын белгәндә барасы юлын да кыюрак сайлый. Туган Батыр – хыяллану сәләтен яклаучы герой. Без бу кечкенә утның дөньядагы һәр йөрәктә кабынуын телибез». 

Чара «ЯРКО» анимация студиясе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән узачак. 

Ул 2026 елның 29 августында, сәгать 11 дән 22 сәгатькә кадәр уза.  Уздыру урыны: Казан шәһәре, «Елмай» паркы. Керү ирекле. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар