Логотип
Яңалыклар

Казанда «Балалар балаларга ярдәм итә» хәйрия концерты узачак

23 августта Казанда Композиторлар берлегендә «Балалар балаларга ярдәм итә» хәйрия концерты булачак. Чарада җыелган акчал Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшыралачак.

Концертта яшь музыкантлар – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак. Программада фортепианода, скрипкада, трубада, альтта, домрада һәм кларнетта чыгышлар булачак. Чараның музыкаль җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Малышева-Җәлил булачак. Концерт кичке сәгать биштә башланачак.

«Балалар балаларга ярдәм итә» программасы 2011 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә анда катнашучылар балалар йортларын ярдәм күрсәттеләр, дәвалану өчен акча күчерделәр һәм тернәкләндерү үзәкләре өчен җиһазлар сатып алдылар. Чараны «Искусство жить» проекты ярдәмендә«Лайонс клуб» Хәйрия фонды оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар