Логотип
Яңалыклар

Казан урамыннан борынгы машиналар узачак

Казанда ретро-автомобильләр фестивале уза. Иң борынгы автомобиль 1910 елгы. Арада тарихи гына түгел, уникаль машиналар да бар.

Борынгы техника яратучыларны, ретро машиналар белән кызыксынучыларны бу атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә XIII халыкара тарихи техника фестиваленә чакыралар. 9 августтан 11 августкача «Зөя тавы» комплексында узачак ул. Кунакларны 10нчы августта сәгать иртәнге унда көтәләр. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстанның Дәүләт Советы председателе, «Авторетроклуб–21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин да катнашачак.

Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Россиянең төрле регионнарыннан һәм хәтта чит илләрдән дә 250ләп борынгы техника тәкъдим ителәчәк. Иң борынгы машина – 1910 елгы. Александр Гнедин исә сугышка кадәр үк җитештерелгән ГАЗ автомобильләре коллекциясен алып килгән. Шулай ук Самарадагы юлсыз урыннардан үтә алучы техника музее белән Ирбит шәһәренең мотомузее экспозицияләре белән танышу мөмкинлеге дә бар.

 

Шушы фестиваль кысаларында быел Казанда беренче тапкыр РАФ Кубогына ретро-ралли узачак. Раллиның озынлыгы 100 чакрым тирәсе. Маршрут «Зөя тавы»ннан старт алып, Зөя шәһәре, Казан урамнарын, цирк каршындагы мәйдан аша салынган.

Инде гадәткә кергәнчә, фестиваль кунаклары «Автосабантуй»да катнашып, үз осталыкларын күрсәтә алачак. Фестиваль 11 августта көндезге сәгать бердә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән ябыла.

 

Теги: Кубок РАФ ретро-ралли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар