Казан халыкара XI мөселман киносы фестивале фильмнарына Татарстан режиссеры да бәя бирәчәк

5 сентябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казан халыкара XI мөселман киносы фестивален ачу тантанасы була.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальнең жюри составы тулысынча формалашып беткән һәм алар арасында Россия, Латвия, Казакъстан һәм Үзбәкстан вәкилләре бар.Фестивальнең жюри составына режиссер, актер, сценарийлар авторы һәм продюсер, Россиянең халык артисты Владимир Меньшов җитәкчелек итәчәк. Ул «Любовь и голуби», «Зависть богов» фильмнары режиссеры, «Курьер», «Генерал», «Царевич Алексей», «Дневной дозор», «Легенда №17» кинокартиналарында уйнаган артист буларак сәнгать сөючеләргә билгеле шәхес.
Шигъри кино лирикасы остасы дип аталган Үзбәкстан ССР халык артисты Эльер Ишмөхәммәтов тамашачыларга «Нежность» фильмы аша таныла. Ә ул уйнаган «Влюбленные» кинокартинасы исә Совет кинемотографиясе классикасына әверелә. Аның «Гвоздь» (2014 ел) фильмын кинофестиваль кысаларында да тамаша кылырга мөмкин булачак.
Кинорежиссер, сценарийлар авторы, продюсер, рәссам, архитектор, Евразия кинофестивале директоры Рәшит Ногъманов Казакъстанны тәкъдим итәр дип көтелә. Аңа танылуны Виктор Цой белән төп рольдә төшергән «Игла» (1988) фильмы китерә. 2010 елда Рәшит Ногъманов фильмның дәвамын төшергән.
Жюри составында тамашачыларга «Смерть под парусом», «Тайная прогулка», «Красные колокола» фильмнары аша таныш Латвиянең кино һәм театр актрисасы Мирдза Мартинсоне да бар. Аның белән бергә, дөньяның 25 иленнән 51 фильмга Татарстан режиссеры, Россия кинематографистлары берлеге әгъзасы Илдар Ягафаров та бәя бирәчәк. Режиссерның беренче эшләреннән булган «Күктау» (2004) фильмы «Кинотавр» һәм Германия, Чехиядә уздырылган Европа фестивальләрендә бүләкләнгән иде. Кинокартина татар телендәге тулы метражлы беренче нәфис фильм санала.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/02/113065/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.