Иртәгә – 12 июньдә Казан циркында «Мирас» милли спектакль-фэнтезиның премьерасы булачак.
Циркның 135 еллык тарихында беренче милли татар шоу ул. Беренче тапкыр татарларның бай мәдәнияте, традицияләре, эпосы цирк сәнгате аша күрсәтеләчәк.
Әлеге постановканы алар ел ярым әзерләгән. Дүрт циркның уртак хезмәттәшлеге нигезендә туган тамашада Казан, Мәскәүнең Төсле бульвардагы Никулин циркы, Саха Республикасы һәм Беларусь Дәүләт цирклары артистлары катнаша. Вокал партияләрен Сөмбел Кыямова һәм Айгөл Гардисламова башкара. Баянда Азат Җәләлиев һәм Семён Леонтьев уйный. Җыр текстларының авторы – шагыйрә Гөлүсә Батталова.
Тамаша барышында Россиядә беренче тапкыр «Утлы дивар» дип аталган уникаль эффект кулланылачак.
Спектакль-фэнтези татар телендә күрсәтелә, ә экраннарга аның русча синхрон тәрҗемәсе чыгып барачак. Ләкин кечкенә тамашачылар өчен дә цирк номерларын аңлашылачак, чөнки цирк сәнгате – трюклар, хәрәкәтләр, бию, музыка, костюмнар – тәрҗемәгә мохтаҗ түгел.
«Мирас»ны Казан циркында җәй ахырына кадәр күрергә мөмкин. Аннары ул гастрольләргә китә – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә (Белоруссия, Азәрбайҗан, Казакъстан) күрсәтеләчәк.
Фото: Казан циркының рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк