Логотип
Яңалыклар

Казан артында ир-ат автобуста хәле начарайган укучыны көчләгән

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары җәмәгать транспортында барган 13 яшьлек кызны көчләү факты буенча җинаять эшен тикшерә.

Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, җинаять эше РФ ҖКның 131 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган зыян күрүчене көчләү) буенча кузгатылган.

Тикшерү органнары тәгаенләгәнчә, 25 нче май көнне иртән республиканың Яшел Үзән районында билгесез бер ир-ат, Казан – Йошкар-Ола трассасында “117 км” күрсәткеченнән ерак түгел урында, бер кызны көчли. Алга таба тикшерү җинаять кылуда шикләнелгән Казанда яшәүче берничә тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек ир-атны тоткарлый.

Тикшерү тарафыннан ачыкланганча, зыян күрүче Аккош күле яныннан җәмәгать транспортында барган. Биредә аның хәле начарая, һәм ул тукталышта төшеп кала. Янәшә узып баручы җинаятьче туктап, аны өйгә кайтарырга тәкъдим итә. Аннан алдалап урманга алып кереп көчли.

Хәзерге вакытта зыян күрүчегә карата суд-медицина экспертизасы билгеләнгән һәм җинаять урыны каралган, чагыштырмача тикшерү өчен үрнәкләр алынган. Шулай ук бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар