Аңа тавыш биргәннән соң шәһәрнең сайлау участокларында бирелә торган "Мин тавыш бирдем!" дигән махсус беләзекләр ярдәмендә керергә була. Иртәнге 10да башланган бәйрәм программасы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак. Футбол стадионы каршындагы мәйданда 1980 еллар стилендәге мәйданчык, ретро автомобильләр күргәзмәсе, яшьләр өчен лофт-зона, ГТО нормаларын тапшыру өчен җайлаштырылган мәйданчык, экстремаль спорт төрләре паркы, Татарстанның алдынгы спорт клублары уенчыларыннан автографлар тарату, воркаут фестиваль тәкъдим ителә.
Моннан тыш, казанлылар яратып өлгергән “Әдәби ишегалды” һәм “Әдәби күчеш” фестивален уздырыла. Анда танылган артист Дмитрий Харатьян чыгыш ясаячак.
Сәгать 14.00 дә концерт мәйданчыгында Татарстанның иң яхшы поп- һәм рок-төркемнәре катнашында концерт башлана. Анда “Мураками”, ВИА “Волга-Волга”, “Прогульщики”, “Большой куш”, “Miami dance”, “Doratti” һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясавы көтелә. Бәйрәм исә Салават, Лев Лещенко һәм Елка чыгышы белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк