Логотип
Яңалыклар

Касыйм шәһәрендә «Сөембикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә» Бөтенроссия фәнни конференциясе булды

Касыйм шәһәренең Мәдәният йортында «Сөембикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә» Бөтенроссия фәнни конференциясе үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, конференция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Касыйм шәһәре муниципаль берәмлеге ярдәмендә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган.

Татарстан галимнәре, тарих фәннәре докторы, этнолог, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, археолог Искәндәр Измайлов, башка тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук дәүләт хакимиятенең төрле дәрәҗәдәге органнары вәкилләр (ә алар, Рязаньнан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Иваново, Тверь  калаларыннан килгән) катнашкан конференциядә Казан ханбикәсе Сөембикә язмышы барланды.

«Мусульмане России» сайтында әйтелгәнчә, Сөембикә (Сөенбикә) Ислам дөньясы тарихында дәүләт башлыгы вазифасы салынган хатын-кыз-мөслимәләрнең беренчеләреннән булган.

Казан ханлыгы тез чүктерелгәннән соң, гомеренең соңгы елларын Касыйм ханы Шахгали җәмәгате буларак үткәргәнлеге билгеле. Бу фәнни чара XVI гасырда татар дәүләтләре бәйләнешләре тарихын ачуга корылган.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/12/115461/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар