Логотип
Яңалыклар

Кар чистарту җайланмасы Сабага китте!

«ТАТМЕДИА» АҖ уздырган «Язылу өчен кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясе җиңүчеләре билгеле булды!

«ТАТМЕДИА» АҖ уздырган «Язылу өчен кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясе җиңүчеләре билгеле булды!
«ТАТМЕДИА» газета-журналларына язылучылар арасында 16 бүләкнең иясе билгеләнде. Бүген телевизор, электр иттарткыч, вертикаль тузан суырткыч, электрогриль, хлебопечь, термопот, тонометр һәм үтүк кебек бүләкләрне хуҗаларына тапшырдылар. Акциянең төп бүләге – кар чистарткыч булды. Аны Саба районыннан Тәлгать Якупов отты.
Акциядә катнашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан, Әстерхан өлкәсеннән, Мәскәүдән, Төмән өлкәсеннән, Башкортсаннан, Красноярск, Самара шәһәрләреннән, Оренбург һәм Ростов өлкәләреннән барлыгы 674 гариза кабул ителде. Шунысы күңелле, 16 бүләк отучының сигезе «Сөембикә» журналына язылган булып чыкты! Монысына без аеруча куандык!

Бүләк тапшыру чарасында «Сөембикә» журналы уздырган бүләк уйнату җиңүчеләре дә катнашты. Аларга да бүләкләрне бирдек. Безнең акциядә 427 кеше катнашты! Бу бик зур күрсәткеч! Аның өчен сезгә, кадерле укучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез! 
 

Фото: ТАТАРИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар