Логотип
Яңалыклар

Капиталь төзекләндерү: сорамаган озаграк көтә

Йортыгыз искергән, аңа капиталь төзекләндерү таләп ителә дип саныйсыз икән, идарәче компаниягезне шикаятьләргә күмегез. Һәр кеше шул рәвешле үз яшәү шартларын яхшыртуны тизләтә ала.

2014 елда республикабызда 30 елга исәпләнгән капиталь төзекләндерү программасы булдырылды. Анда 2043 елга кадәр ремонт үткәрү таләп ителәчәк йортлар кертелде. Исемлектә – 1500дән артык йорт. Һәр кеше үз йортының кайчан тәртипкә китереләчәген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында карый ала – барлык мәгълүмат та ачык.

Әмма, әйткәнебезчә, программада каралган аерым йортларны төзекләндерү вакытлары якынча гына билгеләнгән. Һәр елга план төзелгәндә, бары тик гражданнардан җыелган акчалар гына исәпкә алынган. Мәгълүм булганча, республикабыз беренчеләрдән төбәк фонды булдырып, капремонтка дип фатир хуҗаларыннан акча җыя башлады. 2010 елдан башлап һәр кеше квадрат метр өчен 5 сум түләп килә. Шул рәвешле республикабызда ел саен 2 миллиард 300 миллион сум тирәсе акча җыела. Әмма гражданнарның кертемнәре һәр ел да капиталь төзекләндерүгә тотылган сумманың яртысын гына тәшкил итә. Республика бюджеты һәм муниципаль берәмлекләр дә программаның үтәлешенә үз өлешен кертә.

- 2014 елда Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелде һәм Татарстан тәҗрибәсе бөтен илгә таратылды. Шул вакыттан башлап илебезнең барлык субъектларында капиталь төзекләндерү буенча төбәк операторлары булдырылды. 2010 елда Президентыбыз капремонтка җыемнарны квадрат метрдан 5 сум дип билгеләгән иде. Бүген дә ул үзгәрешсез кала бирә. Бу Россия Федерациясендә иң түбән дәрәҗәдәге сумма. Чөнки Татарстанда капиталь төзекләндерүне бюджет тарафыннан финанслау күләме иң югары. Башка төбәкләрдә мондый бюджет финанславы юк, - дип сөйләде Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Идарә, эксплуатация һәм ТКХ программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Илдус Насыйров.
Шулай ук ел саен капремонт планы билгеләнгәндә, йортларда яшәүчеләр фикере дә исәпкә алына. Чөнки һәр йорттагы вәзгыять белән турыдан-туры таныш булган идарәче компанияләр сүзе төп урын алып тора. Кешеләр исә үз йортларын төзекләндерүне даулап йөри икән, идарәче компанияләр дә аларның проблемаларыннан хәбәрдар булып тора. Димәк, бу йортны тәртипкә китерүне тизләтү дә алар көчендә.

2016 елда республикабызда гомуми мәйдәны 4,7 миллион квадрат метр булган 830 йорт төзекләндереләчәк. Финанслау күләме 4 миллиард 725 миллион сум тәшкил итә. Программада 41 муниципаль берәмлек катнаша. Әлки, Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында исә барлык күпфатирлы йортлар да тәртипкә китерелеп бетерелгән.
Капиталь төзекләндерү үз эченә 13 төр эшне ала. Шулар исәбендә лифтларны да алмаштыру. Мәгълүм булганча, соңгы вакытларда лифтлар эштән чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләр, бу җиһазлар игътибар үзәгенә алынды. Илдус Насыйров сүзләренчә, лифтлар 25 ел хезмәт итә ала. Шуннан соң аларны алмаштыру ихтыяҗы туа. Узган елда республикабызда 319 лифт алыштырылса, быел 279 лифт яңартылачак.

Капиталь төзекләндерү эшләре әлегә бер генә районда да башланмаган. Хәзерге вакытта подряд оешмалары сайлана. Нигездә, бу узган елларда үзләрен яхшы яктан күрсәткән ышанычлы оешмалар булачак. Гадәттәгечә, инде 1 сентябрьгә барлык йортларда да капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланырга тиеш.
сылтама: http://intertat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар