Яңалыклар
Камераларга гына ышаныч юк
Россия Президентлыгына кандидат Геннадий Явлинскийның сайлау штабы җитәкчесе Руслан Мансурович Зиннәтуллин:
«Бүген сайлау барышын күзәтәбез. Шәһәр-авылларда үз күзәтүчеләребез эшли. Алар бик күп түгел, без исә күбрәк булуын теләр идек. Безнең штаб сайлау барышын күзәтеп, мониторинг алып барачак. Кызганычка, Үзәк сайлау комиссиясенең позициясе безгә ошамады. Мәсәлән, узган сайлауларда без шуңа игътибар иттек: сайлау участокларында камераларның күбесе дөрес куелмаган булып чыкты. Йә алар дөрес почмакны күрсәтми, йәки бернәрсә дә аңлаешсыз. Быел мондый нәрсәләр булмасын иде дибез. Әмма камераларның дөрес куелганмы-юкмы икәнлеген барлык сайлау участоклары буенча да карап-тикшереп чыгу мөмкин түгел.
220-250 сайлау участокларын үз күзәтүчеләребез белән тәэмин иттек. Кайсыбер участоклард,а Ксения Собчак штабы белән килешеп, уртак күзәтүчеләр билгеләдек. Бер-беребезгә булышачакбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк