Камал театры яңа сезонын ача. Премьералар көтелә.

Быел Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сезонын иртәрәк – 18 августа ук ача. Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев моны Казанның туристлар үзәгенә әйләнүе, театрга сорау күп булуы белән аңлата. Сезонда яңа тарихи спектакльләр чыгачак. Бу хакта театр җитәкчелеге «Татар-информ агентлыгы»нда узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Нинди премьералар соң?
Театр беренче премьерасын август аенда ук чыгара. Илгиз Зәйниевнең «Ситсы туй» спектаклен режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштерә. Ул 2000 нче елларда популяр булган җырларга нигезләнгән мюзикл форматында булачак.
Камал театры ел саен Марсель Сәлимҗанов туган көнендә – 7 ноябрьдә премьера чыгара. Быел Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» спектаклен сәхнәләштерәләр. «Ул ханнар чорына багышланган», – ди Фәрит Бикчәнтәев.
Шулай ук баш режиссёр Туфан Миңнуллиның «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен яңадан Камал сәхнәсенә алып менәргә планлаштыра.
Колумбиядән чакырылган режиссёр – Алехандро Гонсалес Пуче Шекспир әсәрен тәкъдим итәчәк. Шагыйрь Зөлфәт тәрҗемәсендәге «Тискәрегә – авызлык» («Укрощение строптивой») спектакле. Шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш режиссёры Айрат Абушахманов белән дә Камал театрында спектакль кую буенча сөйләшүләр алып барыла.
Тамашачыларның күңелен яулаган «Хуш, авылым» спектакленең өченче өлеше куелачак. Режиссер Айдар Җаббаров әйтүенчә, ул тарихи материалларга нигезләнеп эшләнә. ХХVI гасырның татар авылы тормышы сурәтләнәчәк. «Әлегә артистлар составы, спектакльнең форматы тәгаен билгеле түгел, идеяләр генә бар», – дип белдерде режиссёр.
Театр 118 нче сезонында татар сандугачы Әлфия Авзаловага багышланган спектакль чыгарырга да планлаштыра.
Фото: Камал театры сайтыннан алынды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.