Биергә өйрәнергә теләсәгез, бүген кичке 18.00 сәгатьтә Казанның Кабан буена – Камал театры янына килегез. Анда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла.
Биергә өйрәнергә теләсәгез, бүген кичке 18.00 сәгатьтә Казанның Кабан буена –  Камал театры янына  килегез. Анда «Хәрәкәттә –  бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла. 
Чараның бүгенгесе «Кичке уен» булачак. Татар халык биюе хәрәкәтләрен дә өйрәнерсез, музыка уен кораллары белән дә танышырсыз – рәхим итегез! 
Былтыргысыннан аермалы буларак, быел бию дәресләре бары бер урында һәм бары бер вакытта узачак. Җыелу урыны – һәр атнаның пәнҗешәмбесендә кичке 18.00 сәгатьтә Кабан буенда. 
Хәтерләсәгез, бу проект 2021 елда башланды. Анда катнашучылар «Ярмәк вагы» дип аталган татар биюен, чечетка, аэробика, татар халык биюен, керәшен биюен, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уенын һәм башка биюләрне өйрәнде. Осталык дәресләрен профессиональ хореографлар һәм танылган шәхесләр алып барды.
Быел тагын да кызыклырак булачак дип ышандыра оештыручылар. 
Фото: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ВКонтактедагы рәсми төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                        
                        
                                        
                        
                                        
                        
                                        
                        
Комментарий юк