Логотип
Яңалыклар

Иске Татар бистәсендә хәйрия концерты узды

Ял көне Казан үзәгендә хәйрия ярминкәсе һәм татар эстрадасы артистлары, күренекле шагыйрьләр катнашында зур концерт узды.

Казанның «Иске шәһәр» префектурасы, «Болгар» радиосы, «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды тарафыннан оештырылган әлеге хәйрия чарасыннан җыелган акчалар «Ярдәм» фондының 2015 елда Татарстанның Теләче районы Иске Җөри авылында ачылган «Гаилә җылысы» балалар йортына тапшырылачак.

Концерт җәйге кояшлы көндә Казанның тарихи өлешен тәшкил итүче Иске Татар бистәсендәге җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында, ачык һавада корып куелган сәхнәдә барды. Шунда ук юл буйлап тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә дини китаплар, татар басма продукцияләре, чигүле түбәтәйләр, калфаклар, бизәкле күн читек һәм чүәкләр, төрледән-төрле кул эшләре, милли сувенирлар сатылды. Танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш теләгән кешегә тугралар ясады. Хәйрия акциясендә Татарстанның Милли музее һәм аның филиалы булган Каюм Насыйри музее да катнашты: музейларның кызыклы басма продукцияләре, кунакларга чүлмәкчелек осталыгына өйрәтүче мастер-класс тәкъдим ителде.  Халык эстрада йолдызлары концертын тамаша кылып, ярминкәдән ошаган әйберләрне сатып алып, хәйрия акчалары җыю өчен куелган махсус тартмаларга үзләре теләгән кадәр акчалар салды.
- Без хәйрия чараларын даими оештырып торабыз. Бу юлы Иске Татар бистәсе префектурасы белән «Болгар» радиосы зур ярдәм күрсәтте, аларга бик рәхмәтлебез. Концерт та, ярминкә дә бик матур килеп чыкты. Бу көнне җыелган акчаларны «Гаилә җылысы» приюты эшчәнлегенә юнәлтеләчәк. Чөнки анда яшәүче ятим ун баланы тәрбияләү, дәвалау, әлбәттә, чыгымнар таләп итә. Киләчәктә Балтач районының Борбаш авылында авыр тормыш шартларында калган балалар өчен пансионат ачу ниятебез бар. Без җәмгыятебездә милләтебезгә хас шәфкатьлелек сыйфатларын югалтмаска, булдыра алганча ятим, авыру балаларга бу тормышта үз урыннарын табарга булышырга тиеш, - ди «Ярдәм» мөселман тернәкләнү үзәге вице-президенты Лилия Сәлахетдинова.
Хәйрия максатын тоткан бәйрәмдә катнашучыларны «Иске шәһәр» префектурасы префекты Марат Усманов сәламләде. Татар моңына күмелгән, татар милли һөнәрчелеге үрнәкләрен таныткан мондый чаралар борынгы Иске Татар бистәсенең рухи яңарышына этәргеч ясавын ассызыклады ул. «Ярдәм» фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов үз чиратында заманында татар телен, милләтнең динен, мәдәниятен, традицияләрен саклап калган Иске Татар бистәсендә хәйрия эшчәнлеге дәвамлы булачагына ышаныч белдереп, оештыручыларга рәхмәт йөзеннән Марат Усмановны фондның «Шәфкатьле йөрәк өчен» ордены белән бүләкләде.
Мәгълүм булганча, Иске Җөридәге балалар йортында ДЦП инвалиды, Даун синдромлы, аутист, начар күрүче сабыйлар һәм яшүсмерләр яши. Аларны үз өстенә әни җаваплылыгын алып кайгыртучы, «Ярдәм» укыту-тернәкләнү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова да хәйриячеләргә, артистларга, олы йөрәкле Казан халкына рәхмәтләрен җиткерде. «Иске шәһәр» префектурасына «Ярдәм» фондының Рәхмәт хатын тапшырды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар