Логотип
Яңалыклар

Иртәгә Казанда Сабантуй!

Кунаклар инде юлда, бүләкләр җыелган. Сабантуй мәйданнары халыкны кочагына алырга әзер. Бәйрәм чаралары 5 урында узачак: кайсы сезгә якынрак – шунысын сайлагыз.

 

Кунаклар инде юлда, бүләкләр җыелган. Сабантуй мәйданнары халыкны кочагына алырга әзер. 
Бәйрәм чаралары 5 урында узачак: кайсы сезгә якынрак – шунысын сайлагыз. 

Иртәнге сәгать 10 да:
Тынычлык (Мирный) бистәсендә;

Дәрвишләр (Дербышки) бистәсендә;

Аккош күле урманында Сабантуй әләмнәре күтәреләчәк. 

Бу мәйданнарда бәйрәм 16 сәгатькә – көрәшнең абсолют батырын ачыклаганга кадәр дәвам итәчәк.  

Көндезге сәгать 2 дә бәйрәм чаралары Казан ипподромында башланып китәчәк. 

Ә сәгать 4 тә «Урам» экстрим паркы территориясендә сезне «Яңа Сабантуй»да көтәләр! Яңа форматта узачак, кызык булачак, дип вәгъдә итәләр. 

Сабайнтуйга җыенганда маска алырга онытмагыз. Мәйданга тән температурасын үлчәгәч кенә кертәчәкләр. Трибуналарның яртысына гына тамашачылар утыртылачак, шул сәбәпле, урыннар, әлбәттә, азрак булачак. Алданрак барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар