Логотип
Яңалыклар

Җирәбә тәмам, инде дебатлар башлана

Татарстан Дәүләт Советына VI чакырылыш сайлау кампаниясенең агитация чорында бушлай эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә узды.

Кичә, 6 августта, Татарстан Дәүләт Советына VI чакырылыш сайлау кампаниясенең агитация чорында бушлай эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә узды. Бушлай эфир вакытын «Татарстан», ТНВ, «Татмедиа» АҖ, «Татарстан 24» каналлары тәкъдим итә.

 

Агитация чоры рәсми рәвештә 10 август көнне башланып, 7 сентябрь көнне төнге 12 дә төгәлләнә.

Инде язганыбызча, Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясендә 7 сәяси партия һәм бермандатлы округлардан 236 кандидат теркәлү узган. ТР Үзәк Сайлау комиссиясе председателе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, сәяси партияләр һәм бер мандатлы округлардан булган кандидатлар өчен бирелгән бушлай эфир вакыты 570 минутны тәшкил итә, бу бер эш көненә 30 минут туры килә.

 

«Партияләр һәм кандидатлар агитация чараларында катнашырга тиеш. Бу закон нормасы беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда гамәлгә кертелде. Элек 3 процент тавыш җыя алмаган партияләр өчен бушлай эфир вакыты бирелми иде, хәзер бу норма юкка чыгарылды. Шуңа да теркәлү узган һәр партия һәм һәр кандидат җирәбәдә тигез шартларда катнашты. Җирәбә тәртибе ТР Үзәк Сайлау комиссиясе тарафыннан 18 июль көнне расланган иде. Партияләр җирәбәдә регистрация узган хронологик тәртиптә катнашты», – дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Эфирга чыгу – зур аудиторияләр белән эшләү мөмкинлеге ул. Безнең сайлау кампаниясенең нигезендә ятучы бурыч бу. Шуңа да «Бердәм Россия» партиясе һәрбер дебатта катнашачак, кандидатларга үз сүзеңне әйтергә мөмкинлек бирәчәк. Сүзең үтемле икән, нинди тәртиптә чыгыш ясавың мөһим түгел, иң мөһиме: фикереңне җиткерә белү», – диде депутатлыкка кандидат Юрий Камалтынов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар