Логотип
Яңалыклар

Ипи исе, уртак тарих һәм тәмнәр: Казанда төрек-татар гастродипломатиясе очрашуы узды

Төрек һәм татар халыкларын нәрсә берләштерә? Әлбәттә, тел, тарих, мәдәният белән беррәттән, ризыкка, камырга һәм икмәккә булган хөрмәт тә! 12 ноябрьдә Казанда узган үзенчәлекле гастродипломатик очрашу нәкъ менә шушы уртак кыйммәтләргә багышланды.

12 ноябрьдә Казанның «Казан Палас» («Тасиго») кунакханәсендә төрек һәм татар аш-су мәдәниятен якынайтуга багышланган гастродипломатик чара узды. Татарстан башкаласына махсус килгән кунак – дүртенче буын икмәк пешерүче, тикшеренүче, язучы һәм остаз Хакан Доган катнашучыларны төрек камыр ризыклары белән таныштырды.

Төркия Генераль консуллыгы химаясендә узган очрашуның төп максаты – төрек һәм татар халыкларының кулинария өлкәсендәге уртак кыйммәтләрен күрсәтү, икмәк пешерү традицияләрен таныту, гастрономия аша ике мәдәният арасында җылы багланышлар булдыру иде.

Икмәккә мәхәббәт – буыннан-буынга

Хакан Доган – 1890 елдан бирле икмәк пешерү традицияләрен саклап килгән гаиләнең дүртенче буын вәкиле. Ул медицина өлкәсендә белем алуын дәвам итмичә, гаилә һөнәрен сайлый һәм ата-бабалары эшен дәвам итәргә карар кыла. Бүгенге көндә Төркиянең Бурса шәһәрендә урнашкан «Pasto» икмәк пешерү брендына нигез салучы һәм аның җитәкчесе булып тора.

төрек ризыгы

Хакан Доган өчен икмәк пешерү – һөнәр генә түгел, ә буыннан-буынга мирасны саклау һәм киләчәккә тапшыру эше. Ул традицион икмәк пешерү серләрен академик һәм фәнни тикшеренүләр белән берләштерә. Җирле бодай сортларын, борынгы орлык төрләрен, әче камыр (закваска) ярдәмендә әчетү ысулларын өйрәнә, бу юнәлештә халыкара тикшеренүләр алып бара.Ул – китаплар авторы. Әлеге хезмәтләр халыкара кулинария китаплары бәйгесендә «Gourmand Winner» бүләгенә лаек булган.

Доганның эшчәнлеге Төркия белән генә чикләнми. Ул төрле илләрдәге университетларның гастрономия факультетларында лекцияләр укый, мастер-класслар үткәрә, төрек икмәк пешерү мәдәниятен танытуга юнәлдерелгән белем бирү программаларында катнаша. Кипрдагы Көнчыгыш Урта диңгез университеты һәм Казакъстандагы Хуҗа Әхмәт Ясәви исемендәге университет белән дә хезмәттәшлек итә. Шулай ук төрле дипломатик миссияләр белән берлектә төрек икмәк пешерү традицияләрен популярлаштыруга өлеш кертә.

Симит, тәхинле пиде һәм жантык – төрек табынының тәмнәре

Казандагы очрашуның иң кызыклы өлешләренең берсе төрек камыр ризыкларын тәкъдим итү һәм аларны татып карау булды. Катнашучыларга төрек аш-су традицияләренең танылган ризыклары – симит, тәхинле пиде һәм жантык тәкъдим ителде.

Симит – өстенә кунжут орлыклары сибеп пешерелгән, боҗра рәвешендәге төрек күмәче. Төркиядә аны урамда да, өйдә дә яратып ашыйлар. Кайнар чәй белән симит – төрекләрнең көндәлек тормышында аерым урын алып торган традицион ризыкларның берсе.

Тәхинле пиде исә кунжут орлыкларыннан әзерләнгән паста – тәхин кушып пешерелә торган камыр ризыгы. Аның үзенчәлекле тәме һәм хуш исе бар.
Жантык – Бурса төбәгенә хас традицион камыр ризыгы. Ул, гадәттә, эчлек салып пешерелә торган ачык пирожкины хәтерләтә. Бурса аш-су мәдәниятенең үзенчәлеген чагылдырган бу ризык Хакан Доган өчен дә аеруча якын.

Презентация һәм дегустация барышында кунаклар төрек камыр ризыкларының әзерләнү үзенчәлекләре, традицион рецептлар һәм камыр белән эшләү серләре турында мәгълүмат алды.

төрек ризыгы

Ике халыкны берләштергән тәмнәр

Татар халкы өчен дә икмәкнең, камыр ризыкларының әһәмияте зур. Кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, чәкчәк – болар барысы да милли аш-су сәнгатебезнең аерылгысыз өлеше. Икмәкне хөрмәт итү, камыр басу, аны кабарту, гаилә белән бергә ризык әзерләү – татар халкында да буыннан-буынга күчеп килгән матур традицияләр.

Төрек һәм татар аш-су мәдәниятләрен якынайткан мондый очрашулар бер мөһим хакыйкатьне тагын бер кат искәртә: ризык – халыкның көнкүрешен, тарихын, хәтерен һәм дөньяга карашын чагылдырган зур мәдәни мирас.

Кайчак ике халыкны таныштыру өчен озын сөйләшүләр дә кирәкми. Бер өстәл артына җыелу, бер телем икмәкне бүлешү, бер-береңнең милли ризыкларын татып карау да үзара аңлашуга юл ача.

Казанда узган гастродипломатик очрашу да нәкъ шундый җылы мәдәни диалогка әйләнде. Ә төрек һәм татар табыннарын бизәгән камыр ризыкларының уртак теле бер генә – алар кешеләрне берләштерә.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар