Команда уенчысы Динар Камалиев сүзләренчә, мондый киң масштаблы матчларны тамашачы буларак карау инвалид арбасында хәрәкәт итүче спортчыларның рухи халәтенә һәм кәефенә уңай йогынты ясый. Аның фикеренчә, мондый төрдәге ярдәмнең булуы бик мөһим. “Дөньяга караш үзгәрә. Өйдә утыру, беркая чыкмау – бер әйбер, ә менә каядыр бару һәм монда сиңа кемнеңдер ярдәм күрсәтүе - бөтенләй башка нәрсә. Башка уенчыларны күзәткәндә, кайсы спорт төре булуына карамастан, үзеңдә җаваплылык тәрбиялисең. Әле бер матчка гына керә алырбыз, дип уйламыйм".
“Крылья Барса” баскетбол клубының баш тренеры Василий Кочетков үз кул астындагы спортчыларның уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, команда Россия чемпионатында өченче ел рәттән өченче урынны ала. Моннан тыш, инвалид баскетболчылар халыкара ярышларда да чыгыш ясыйлар. Күптән түгел генә «Евролига-3» ярышлары уздырылды. Агымдагы елның март аенда Англиягә – Манчестерга бардык. Анда да өченче урынны алдык", - диде Василий Кочетков.
Тренер бүген команда спортчыларының күп өлеше “Казан-Арена”да Конфедерацияләр Кубогы матчын караячагын билгеләп китте.
Исегезгә төшерәбез, «Россия-2018» Оештыру комитеты күп балалы гаиләләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчларын бушлай карый алачак, дип белдергән иде.
Әлеге карарның социаль программа кысаларында ФИФА белән килештерелгән булуы да билгеләп үтелде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк