Татарстан Премьер министры Илдар Халиков РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.
Казанда сайлауларага килгән башка гражданнар кебек үк, Илдар Халиков та «Мин тавыш бирдем!» дигән беләзек һәм «Казан-Арена» стадионында узачак кичке концертка чакыру билеты алды.
Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы «Пирамида» комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.
http://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк