Логотип
Яңалыклар

III Халыкара Татфайт турниры

Бүген кичке сәгать биштә Пирамида күңел ачу үзәгендә кара-каршы көрәш буенча III Халыкара Татфайт турниры уза. Ул концерт программасы белән үрелеп барып, мавыктыргыч бер чарага әвереләчәк дип ышандыралар әлеге турнирны оештыручылар. Турнирда 54 кг алып, 90 кг кадәрге авырлыктагы 9 пар катнаша.

Җиңүчегә 20 мең, җиңелүчегә 10 мең сум акчалата премия каралган. 9 нчы супералышта Мәскәү көрәшчесе, 19 яшьлек Илья Топчинга каршы Ираннан килгән көрәшче – 33 яшьлек Мөхәммәт Реза Нозари чыгачак. Турнирның мәртәбәле кунагы – тай боксы буенча дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артем Левин. Турнир төгәлләнгәч, аның катнашында фото һәм автограф-сессия дә узачак.


Турнирга билетларны шәһәрнең төрле нокталарында урнашкан билет кассаларында яки кассир.ру сайтыннан сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар