Логотип
Яңалыклар

II Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасы Казанда үтәчәк

26-29 май көннәрендә төрки журналистлар Казанга җыела.  Күптән түгел Дөнья журналистлар берлеге рәисе Мәндәрәс Дамир җитәкчелегендәге делегация Казанга килеп, «Татмедиа» АҖ җитәкчеләре белән күреште. Очрашу ахырында Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасының икенче җыенын Казанда үткәрергә дигән карарга киленде. Аның беренчесе «2013 елда Эскишәһир - төрки дөнья мәдәният башкаласы» программасы кысаларында Төркиянең Эскишәһир каласында үткәрелгән иде.

Татарстан башкаласында узачак быелгы чарага 22 илдән 100 журналист катнашачак. Җыенга Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы, дәүләт телерадио корылышы «ТРТ», Министрлар Кабинетының матбугат, нәшрият һәм мәгълүмат идарәсе вәкилләренең дә баруы көтелә.

II Төрки дөнья журналистлар берлеге шурасы җыенында «Төрки дөньяда коммуникация һәм хезмәттәшлек» темасы буенча чыгышлар ясалачак, фикер алышу күздә тотыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/01/109037/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар