Логотип
Яңалыклар

Игътибар, һава торышы бозыла!..

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Республикада көчле томан төшәчәк, яңгыр явуы көтелә. Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмау, иминлек каешын эләктерү, балаларны махсус креслога утырту мөһим, ди юл куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчеләр.

Шунысына да истән чыгармагыз: кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга иртәрәк әле!
сылтама: http://intertat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар