Сайлаулар – гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткече.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә оештырылган брифингта Казан Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, ТРның “Гражданское общество” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев бәян итте. Аның сүзләренчә, сайлау процессларында катнашу кешеләрне республикада гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашуга да җәлеп итә. Җитәкчеләр һәм депутлар өчен исә сайлаулар – халыкның ышанычына тест узуга тиң, ягъни аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү.
Игорь Бикеев билгеләп үткәнчә, быел муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына сайлауларның ТР Президенты сайлаулары көне белән туры килүе бик яхшы, чөнки бу процессларга халыкның игътибар дәрәҗәсе бер үк түгел.
“ТР Президенты вазифасын биләячәк кешенең халык тарафыннан сайлануы кандидатка җаваплылык өсти, чөнки сайлауларда җиңүче үз гамәлләре өчен Татарстан Республикасының тавыш биргән барлык гражданнары алдында җавап тотарга тиеш булачак”, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113524/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк