Җиңгән кызга – автомобиль!

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесенең ярымфиналы узды. Бәйге 2010 елдан башлап үткәрелә һәм быел ул федераль статуска ия булды. Финалга чыгу өчен республиканың төрле районнарыннан килгән 11 кыз көч сынашты.


– Татар кызларының чибәрлеген таныту белән бергә аларның күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора. Ярымфиналда җиңү яулаячак кыз Чиләбе шәһәрендә узачак федераль бәйгедә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Минемчә, без сынатмабыз, чөнки безнең кызларыбыз үз-үзләрен тотышы, матур сөйләме, чибәрлеге белән аерылып тора, – дип сөйләде жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Мәртәбәле жюрида булган БТКның Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Сөембикә» журналынының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, БТКның Башкарма комитеты ТР районнары белән эшләүче бүлек мөдире, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, БТЯФ рәисе Тәбрис Яруллин һәм БТЯФ җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова барлык катнашучыларга объектив бәя бирергә тырышты.


Бәйгедә Казаннан Әл-Әнси Ширин, Гөлназ Гатауллина, Гөлназ Гарифҗанова, Айзилә Нурмөхәммәтова, Лениза Сәгъдиева, Лаештан Нурзидә Вәлиуллина, Яшел Үзәннән Гүзәл Җиһаншина, Азнакайдан Эльвира Камалетдинова, Түбән Камадан Миләүшә Морзаханова, Кукмарадан Регина Хәкимҗанова, Алексеевскидан Лилия Шәйхетдинова, Арчадан Җәмилә Яруллина катнашты. Башта кызлар үзләре белән таныштырды, аннан соң иҗади номер белән чыгыш ясады. Кызларның иҗади чыгышлары аеруча таң калдырды: кайберләре җыр-бию осталыгын күрсәтсә, икенчеләре «Әлдермәштән Әлмәндәр», «Сүнгән йолдызлар» кебек легендар әсәрләрдән өзекләр күрсәтте. Соңгысын тәкъдим иткән Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова җиңүгә лаек булды.

Бәйгедә катнашкан барлык кызларга дипломнар, чәчкә бәйләмнәре һәм «Татар кызы» дип язылган эксклюзив көмеш муенсалар бүләк ителде. «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы 16 октябрьдә Чиләбе шәһәренең 5 мең кеше сыйдырышлы «Трактор Арена» стадионында узачак. Анда җиңәчәк кызга төп приз – автомобиль бүләк ителер дип көтелә.

http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/48752-t%D2%AFb%D3%99n-kama-kyizyi-chil%D3%99bed%D3%99-avtomobil-%D3%A9chen-k%D3%A9r%D3%99sh%D3%99ch%D3%99k.html
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7645
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5168
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2073
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3856
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату