Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Татмедиа» АҖ старт биргән «Игелек территориясе» акциясендә катнашып, үзенең якыннарына һәм Югары Ослан районындагы өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады – аларга алдагы яртыеллык өчен «Сөембикә» журналын яздырды. Журналыбыз, аның эчтәлеге турында җылы сүзләр әйтте. «Татарстан хатын-кызларын дөньяның иң матур ханымнары итүдә «Сөембикә» журналының булышуын телим», – дип язып калдырып, Марат Мансур улы басмабызның гүзәл затлар арасында популяр булуын тагын бер искәртте.
Комментарий юк