Логотип
Яңалыклар

«Идём правее, на солнце, вдоль рядов кукурузы»

Бу китап – автобиография. Үзен геройларча тоткан командирыбыз Юсупов Дамир Касыймович ярдәм итмәгән булса, мин әлеге хезмәтемне башкарып та чыга алмас идем. Китап аның булышлыгы, комментарийлары һәм зирәк җитәкчелеге аркасында дөнья күрде, тагын бер тапкыр аңа зур рәхмәтемне белдерәм.

Дуслар, мин Слякова Алия – «Уральские авиалинии» («Урал һава юллары») авиакомпаниясе бортпроводнигы һәм 2019 елның августында кукуруз басуына төшеп утырган Жуковский–Симферополь рейсындагы самолёт экипажы әгъзасы. Коллегаларыма һәм Airbus A321 пассажирларына моңарчы күрелмәгән хәлне кичерергә туры килде. Бу хакта сирәк кеше генә сөйли алыр иде. Безнең экипажның тырышлыгы һәм, беренче чиратта, Россия геройлары Дамир Юсупов һәм Георгий Мурзинның батырлыгы һәм осталыгы аркасында ул көн вакыйгалары «аңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүленеп, хәтергә мәңгегә уелып калды. Бу хәлләргә өч елдан артык вакыт узганнан соң, «Идём правее, на солнце, вдоль рядов кукурузы. История чудесного спасения глазами бортпроводника» дигән китабымда шул вакыйгалар турында сөйлим. Бу китап – автобиография. Гражданнар авиациясендәге иң гадәти булмаган авыр хезмәтем турында хикәялим. Бортпроводникның катлаулы һәм җаваплы эше һәм, әлбәттә, 2019 елның 15 август көнендәге һәр секундыбызны тасвирлыйм. Без барыбыз да ул көнне икенче тапкыр тугандай булдык. Үзен геройларча тоткан командирыбыз Юсупов Дамир Касыймович ярдәм итмәгән булса, мин әлеге хезмәтемне башкарып та чыга алмас идем. Китап аның булышлыгы, комментарийлары һәм зирәк җитәкчелеге аркасында дөнья күрде, тагын бер тапкыр аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Бүген китапны басма рәвештә дә, электрон вариантта да, шулай ук аудиоязма хәлендә дә Россиянең әйдәп баручы сәүдә һәм китап порталларында табып була. Гражданнар авиациясе хезмәткәрләренең эше белән таныш булмаган укучыларга аеруча кызыклы тоелыр дип уйлыйм. Китапны укып чыкканнан соң, самолёт экипажына бөтенләй башкача караячаклар. Ә лаеклы ялдагы коллегаларыбыз безнең әлеге кыска очыштагы тарихка кереп калган дулкынландыргыч минутларны үзләре үк кичергәндәй булыр.


Игътибарыгыз өчен рәхмәт, дуслар, һәм «Идём правее, на на солнце, вдоль рядов кукурузы. История чудесного спасения глазами бортпроводника» («Кукуруз рәтләре буйлап, уңгарак, кояшка таба барабыз. Бортпроводник күзләре аша могҗизага тиң коткару тарихы») китабы битләрендә очрашканга кадәр! 

Фото: Алия Слякаева соцчелтәр битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар