Логотип
Яңалыклар

Идегәй дастаны эстон теленә тәрҗемә ителә башлаган

Татар халкының “Идегәй” тарихи героик-эпик шигъри дастаны эстон теленә тәрҗемә ителә башлаган. Киләчәктә дастанны китап итеп бастыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте идарәсе вәкиле Фәүзия Һадиуллина хәбәр итте.

“Идегәй” дастанын тәрҗемә итү - Көнчыгышны өйрәнүче танылган галим, тюрколог Артур Лааст тәкъдиме. Тәрҗемә эшенә эстон шагыйре Пеетер Илус алынган. 

Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче Артур Лааст татар халкының тарихы, әдәбияты, шул исәптән борынгы татар әсәрләре белән яхшы таныш. Галим “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, төрки телләрдә иҗат ителгән әсәрләрне эстон теленә тәрҗемә итү өлкәсендә билгеле бер тәҗрибә тупланган. Әйтик, былтыр кыргыз халкының “Манас” дастаны эстон телендә аерым китап булып басылган. Бу хезмәт шулай ук Артур Лааст һәм Пеетер Илус хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Тиражы 500 данә тәшкил иткән әлеге басма “Eesti Кultuurkapital” фонды матди ярдәме белән дөнья күргән. Китап былтыр ноябрьдә Эстония Фәннәр академиясендә тәкъдим ителгән. 

“Төньякта яшәсәк тә, без, эстонлылар, Көнчыгыш, төрки халыклар тарихы, әдәбияты белән кызыксынабыз. Руми, Нәваи, Низами һәм башка төрки классикларының әсәрләре дә тәрҗемә ителде. Эстониядә Көнчыгышны өйрәнүчеләр академик җәмгыяте эшли”, – диде Артур Лааст. Аның сүзләренчә, “Идегәй” дастанын эстон теленә тәрҗемә итү эше инде башланып киткән.

“Идегәй” – татарларның шанлы үткәнен чагылдырган әсәр. Дастан татар халкы өчен тарихи әһәмияткә ия”, – дип саный ул. Эстон галиме эпосның югары сәнгати дәрәҗәдәге әсәр булуын да билгеләп үтте. Эстон теленә тәрҗемә итү эше, нигездә, дастанның рус телендәге вариантына таянып башкарыла. Татар телендәгесе дә файдаланыла.

Артур Лааст бу хезмәтнең эстонлылар өчен кызыклы булачагын билгеләп: “Эстониядә, гомумән, укырга яраталар. Илдә елына 2 мең исемдәге яңа китап басылып чыга”, – диде. Аның сүзләренчә, әсәрне турыдан-туры, ягъни сүзен сүзгә тәрҗемә итү турында сүз бармый. Тәрҗемәнең стиле йөгерек, укучыны җәлеп итәрлек булырга тиеш, дип саный ул.

“Идегәй” эстон телендә китап рәвешендә дөнья күргәнче ике еллап вакыт узарга мөмкин. Аның тиражы 1 мең данә булыр дип фаразлана. Фәүзия Һадиуллина китапны бизәү өчен дастандагы тарихи чорны оста сурәтли алырдай рәссам кирәклеген әйтте.

(Фотода рәссам Байназар Әлменовның «Идегәй» татар халык дастанына иллюстрациясе фрагменты)

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар