Логотип
Яңалыклар

«Ярдәм» фонды: зур проектлар, киң колачлы планнар

Мәрхәмәт, игелек һәм ярдәмләшү – «Ярдәм» фонды эшчәнлегенең асылы булып кала.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм мәчете 2025нче елга йомгак ясады һәм быелгы планнары белән уртаклашты. Матбугат конференциясендә фондның социаль юнәлештәге эшчәнлеге, яңа проектлар һәм Рамазан аен үткәрүгә әзерлек турында сүз барды.

Бүгенге көндә «Ярдәм» инклюзия үзәген төзү эшләре актив дәвам итә. Яңа үзәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итәчәк.

Балалар белән эшләү дә фонд эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Апас районында ир балалар өчен яңа «Заһретдин» пансионатын бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Комплекс бер уку елында 40 балага исәпләнгән. Шулай ук Балтач районы Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат төзелеп килә.

Алда торган иң мөһим вакыйгаларның берсе – изге Рамазан ае. «Ярдәм» иман йорты комплексында ике меңгә якын кеше өчен ифтар табыннары кору планлаштырыла.

– «Изге ураза вакыты – гөнаһлардан арыну чоры. Без Аллаһы Тәгалә кушканча, кешеләр арасында мәрхәмәтлелек таратырга тиеш. Рамазан аен зур шатлык белән каршылыйбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Мәрхәмәт, игелек һәм ярдәмләшү – «Ярдәм» фонды эшчәнлегенең асылы булып кала. Әлеге кыйммәтләр җәмгыятебездә тагын да ныгысын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар