10 февраль көнне Россиядә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә.
1837 елның 10 февралендә, 14 сәгать 45 минутта соңгы сулышын ала ул... Аңа багышланган күп чаралар да тәүлекнең шушы минутларында башлана.
Бүген Казан Кремле музей-тыюлыгында урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) нәкъ шул сәгатьләрдә Пушкинның «Коръәнгә иярүләр» («Подражания Корану») шигъри циклы басылуның 200 еллыгына багышланган «Вәхи иңде күктән..» дигән күргәзмә ачылды. Аны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «От Аза до Ижицы» каллиграфия үзәге (Санкт-Петербург) һәм А.С. Пушкин исемендәге китапханә (Мәскәү) тәкъдим итте.
Пушкин Коръән белән 1824 елда, Михайловское авылына сөргенгә җибәрелгәч таныша. 1790 елгы Коръән китабы була ул. Аңа кадәр инде шагыйрь Казказда, Кырымда була, анда мөселманнар белән аралаша, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен якыннан күрә. Изге китап аңа бик нык тәэсир итә - шигъри цикл шулай туа.
Проект өчен «Коръәнгә иярүләр»нең аерым фрагментларын үз эченә алган 33 картина ясалган - аларны Төньяк башкаладагы «От Аза до Ижицы» каллиграфия үзәгенең 11 каллиграфы иҗат иткән. Проектның идея авторы һәм җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) әйтүенчә, 33 саны юкка гына сайланмаган, ул – дисбедәге төймәләр саны.
Чарада Мәскәүнең А.С. Пушкин исемендәге китапханә-уку бүлмәсе директоры Калашникова Татьяна Юрьевна да катнашты. Ул бу күргәзмәгә китапханә фондларыннан шагыйрьнең XX гасырга караган сирәк басмаларын алып килгән.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен шагыйрьнең замандашы булган Коръән китабы аеруча кызыклы булыр. Ул 1820 елда Казан университеты типографиясендә басылган.
Әлеге күргәзмә Пушкин булган урыннар, шәһәрләр буйлап сәяхәт итә. Ул Россия милли китапханәсендә, Болгар музей-тыюлыгында, Мәскәү җәмигъ мәчетендә, Оренбург өлкәсендә һәм башка җирләрдә булырга өлгергән.
Казанда күргәзмә 17 мартка кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк