Логотип
Яңалыклар

Иң тырышлар бүләкләнде

Почта һәм матбугатны бер арбага җигелеп тарткан пар ат белән чагыштырып булыр иде. Бер-берсенең мөһимлеген аңлап эш иткәндә генә нәтиҗә куанырлык була. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге моның шулай икәнен күптән белә. Әнә шуңа да инде менә унберенче тапкыр авыл һәм шәһәр почтальоннары, иң актив почта бүлекләре арасында конкурс оештырыла. Елга ике тапкыр җиңүчеләр ачыкланып, зурлап бүләкләү тантанасына чакырыла. Чәчәк бәйләме һәм Мактау кәгазе генә бирелми аларга, призлар да шактый саллы. Җиңгән почтальоннарга – 15 мең, почта бүлекләренә 30 мең сум премия дә тапшырыла.

Бүген 2019 елның беренче яртыеллыгында иң яхшы эшләгән почта хезмәткәрләре бүләкләнде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин аларны җиңүләре белән тәбрикләп, киләчәктә дә бергә-бергә шулай кул тотынып эшләргә чакырды.

Менә алар – безнең җиңүчеләр:

«Иң яхшы эшләүче авыл почтальоны» – Актаныштан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина, Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина.

 

«Кечкенә шәһәрнең иң яхшы почтальоны» – Мамадыштан Нурия Шәкүрова.

 

«Шәһәрнең иң яхшы эшләүче почтальоны» – Чистайдан Надежда Кольцова.

 

Ә иң яхшы эшләүче почта бүлекләре дип бу ярты еллыкта биш почта бүлеге табылды. Алар – Югары Ослан районының Октябрьский, Актаныш районының Яңа Әлем, Мамадыш, Балтач районының Урта Көшкәт, Чирмешән районының Яңа Әлмәле почта бүлекләре.

 

«Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә җиңүчеләр: Арчаның Мөндеш авылы, Кукмараның Ядегәр авылы почта бүлекләре.

 

Барыгызны да котлыйбыз, киләсе яртыеллыкта да җиңүләр телибез!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар