Логотип
Яңалыклар

Иң тырыш почтальоннар менә кемнәр!

Матбугатны таратуда почтальоннарның тырышлыгы бәхәссез. Шуңа да иң-иңнәрен ачыклап, эшләрен бәяләү, бүләкләү – «Татмедиа»ның күркәм бер традициясенә әверелде.


«Татмедиа» җәмгыяте бу бәйгене инде 2013 елдан бирле, елга ике тапкыр үткәрә. Бүгенгесе – уникенчесе. Иң тырыш почтальоннарны, иң яхшы эшләүче почта бүлекләрен ачыклаучы бәйге бу. Матбугатны таратуда почтальоннарның тырышлыгы бәхәссез. Шуңа да иң-иңнәрен ачыклап, эшләрен бәяләү, бүләкләү – «Татмедиа»ның күркәм бер традициясенә әверелде.

Елдагыча, быел да иң яхшы авыл почтальонын (ә быел җиңүчеләр өчәү – Балык Бистәсеннән Хәтимова Мәрзия, Мөслимнән Мәннанова Гөлнара һәм Нуриева Лариса); иң яхшы кечкенә шәһәр почтальонын (Азнакайдан Злобина Вероника); иң яхшы шәһәр почтальонын (Чистайдан Әхмәрова Сания) ачыкладылар.

Иң яхшы эшләүче почта бүлекләре булып Азнакай районы Урманай почта бүлекчәсе, Балтач районы Иске Салавыч, Мамадыш районы Дүсмәт, Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Мөслим районы Шуган авылында урнашкан почта бүлекләре танылды.

Журналларга язылу буенча иң күп планны Арча районы Ашытбаш авылы һәм Арча районы Мөндеш авылы почтальоннары үтәгән.

Җиңүче почтальоннарның һәрберсенә 15 мең, ә почта бүлекчәләренә 30 мең сум күләмендә премияләр тапшырылды. Котлыйбыз сезне!

фото: https://tatar-inform.tatar

 

Теги: почтальоннар конкурсы иң яхшы почтальон иң яхшы почта бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар