– Дөресен генә әйткәндә, әтәчнең концертта катнашуын киләсе ел белән бәйләү максаты булмады, бу очраклы рәвештә килеп чыкты. Быел Уратма авылында узган Сабан туенда чаба торган әтәчләр күрдек. Аларны һич куып тотам димә! Ә тоткан кеше Сабан туе бүләгенә ия булды. Әтәчләрне концертыма алырга телим дигәч, икесен үзебезгә алдык. Ләкин артык күп тукланганга, әтәчләр йөгерми башлады, нәтиҗәдә аларны аердык. Cентябрь аеннан бирле әтәчне үзебез белән концертларга йөртәбез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.
Аның сүзләренчә, шушы кыска вакыт эчендә әтәч гаилә әгъзасына әверелгән. «Аны ашатып, юындырып, карап кына тотабыз. Кеше кебек душта юына ул. Юлда әтәчне читлектә йөртәбез. Һәр концерт алдыннан үзенчә сайрый. Концерт барышында сәхнә артында үз иркендә йөри. Әтәчебез тәмам кулга ияләнеп бетте, сыйпаганны бик ярата», – ди җырчы.
Сценарий буенча, Гүзәл Уразованың продюсеры җырчыны таныту өчен үзенчәлекле алым эзли. Эт ияртеп йөртү белән халыкны шаккатырып булмагач, продюсер Гүзәлгә әтәч белән йөрергә тәкъдим итә.
чыганак: http://intertat.ru/tt
Комментарий юк