Логотип
Яңалыклар

Гомумевропа Сабан туе-2016 Бөекбританиядә уза - Лавров

РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы чит ил һәм РФ төбәкләрендә Россия диаспоралары белән элемтәләрне ныгыту буенча ТР хөкүмәтен үрнәк итеп белдерде
Киләсе елда Гомумевропа Сабан туе-2016 Бөекбританиядә уза. Бу хакта РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров V Бөтендөнья ватандашлар конгрессында белдерде, дип яза "Новости" РМА.

Чит илләрдәге һәм РФ төбәкләрендә Россия диаспоралары арасында элемтәләр ныгытыла, дип билгеләп үтте тышкы эшләр министры. "Аерым алганда, Россия һәм чит илләрнең миллионлаган татар җәмгыятьләре вәкилләрен берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Гомумевропа Сабан туе-2016 ны Бөекбританиядә үткәрү планлаштырыла", - диде Лавров.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/05/115258/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар