Логотип
Яңалыклар

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде…»

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дигән сүзләр исә ИМуса Җәлилнең тормыш юлын тулысы белән чагылдыра кебек: ул үз гомерен халкы өчен көрәшкә һәм иҗатка багышлаган, һәм аның җыры бүген дә яңгыравын дәвам итә.

 Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә зур әһәмияткә ия вакыйга – Муса Җәлил мемориаль музеена 55 ел тулу һәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Әлеге чара милләтебезнең рухи мирасын барлау, тарихи хәтерне яңарту һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Бәйрәм программасы иртән кунакларны каршы алу һәм теркәү белән башланып китте. Көллият фойесында кунакларны җылы мохит, күргәзмәләр һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган экспозицияләр каршы алды. Иртәнге аш вакытында катнашучылар, аралашып, истәлекләр белән уртаклаштылар.

Аннары чарада катнашучылар өчен Минзәлә шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар тарихи Екатерина күперендә булып, истәлеккә фотога төштеләр. Экскурсия барышында алар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры музеенда булып, төбәкнең мәдәни тормышы белән якыннан таныштылар.

Көллияткә әйләнеп кайткач, 201 нче кабинетта «Буыннар байлыгы» дип исемләнгән көллият тарихы музеен ачу тантанасы узды. Әлеге музейда уку йортының оешу тарихы, аның үсеш юлы, төрле елларда эшләгән укытучылар һәм белем алган күренекле шәхесләр турында бай мәгълүмат тәкъдим ителде. Бу вакыйга көллият өчен аеруча әһәмиятле булды, чөнки ул буыннар дәвамлыгын күрсәтә.

Кунаклар Муса Җәлил мемориаль музее белән дә таныштылар. Музей экспозициясендә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, Моабит дәфтәрләре тарихы чагылыш тапкан. Экспонатлар арасында сирәк фотолар, документлар, шәхси әйберләр һәм архив материаллары урын алган.

Төп чара – «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә – көллиятнең актлар залында узды. Кичәдә хөрмәтле кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, студентлар катнашты. Чыгыш ясаучылар Муса Җәлилнең татар әдәбиятына керткән өлеше, аның батырлыгы һәм иҗади мирасының бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмавы турында билгеләп үттеләр. Студентлар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, җырлар һәм музыкаль композицияләр яңгырады. Тамашачылар күңелендә аеруча тирән тәэсир калдырган чыгышлар арасында Моабит дәфтәрләреннән өзекләр дә бар иде.

Чараның дәвамында катнашучылар Муса Җәлил бюстына һәм шәһәр паркында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу мизгелләр тирән хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән сугарылган иде.

Көннең икенче яртысында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан буенча җирле оешмалары җитәкчеләренең зона утырышы узды. Утырыш барышында милли-мәдәни эшчәнлекне үстерү, төбәкләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре каралды.

Бу истәлекле көн Муса Җәлил исеменең һәм иҗатының халкыбыз күңелендә мәңгелек булуын тагын бер кат раслады. Аның батырлыгы, рухи ныклыгы һәм иҗаты бүген дә яшь буын өчен үрнәк булып кала. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дигән сүзләр исә шагыйрьнең тормыш юлын тулысы белән чагылдыра кебек: ул үз гомерен халкы өчен көрәшкә һәм иҗатка багышлаган, һәм аның җыры бүген дә яңгыравын дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар