Баксаң, Россиядә генә түгел инде чит илләрдә дә билгеле булган әлеге әдәби бәйгедә Татарстаннан катнашучылар бик аз икән. Оештыручылар катнашучыларның Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Камчатка, Кыргызстан, Казахстан һәм тагы бик күп өлкәләрдән, күрше республикалардан актив язуын билгеләп уза. Ә менә Татарстанда яшәүчеләр «Глаголица»га үзләренең иҗат эшләрен аз җибәрәләр икән.

«Глаголица» әдәби бәйгесендә 10-17 яшьлек үсмерләр катнаша. Конкурска татар һәм рус телендә язылган әдәби әсәрләр, эссе һәм татар, француз, инглиз, немец телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә эшләре кабул ителә.
Җиңүчеләр өчен Казанда язучылар, тәрҗемәчеләр белән иҗади мастер-класслар уздырылачак. Конкурс дипломантларын планшетлар белән бүләклиячәкләр.
«Глаголица» бәйгесенең рәсми сайты – https://www.glagolitsa-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк