Яңалыклар
«Газета – гаилә әгъзасы, журнал – кунак...»
Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәният ара багланышлар институты (Казан федераль университеты) студентлары татар телендә чыгучы матбугат әгъзалары белән очрашты.
Г. Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең I һәм IV курс студентлары белән очрашуга «Сөембикә», «Идел», «Мәгариф», «Гаилә һәм мин» журналларында, «Матбугат.ру»да, «Интертат» мәгълүмат агентлыгында, «Тәртип» радиосында, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләүче журналистлар килде. Бүгенге матбугат ничек яши, нинди проблемалары бар, журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш – сүз шушы хакта барды. Кайсы журналист кына сөйләсә дә, студентлар аны сораусыз калдырмады: «Ни өчен бездә ир-атлар өчен махсус журнал чыкмый? Ә нигә спортка багышланган татарча газета юк? Радиода эшләүче журналистны урамда тавышынан таныйлармы?...» Өлкәннәр яшьләргә: «Яшь чакта гомерегезне бушка уздырмагыз, бөтен нәрсә белән кызыксыныгыз, күбрәк белергә, өйрәнергә тырышыгыз», – дигән киңәшне бирделәр.
Очрашуны филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Нурмөхәммәтова оештырды. Ул үзенең хезмәт юлын кайчандыр «Мәгърифәт» газетасында башлаган иде. «Газета – гаилә әгъзасы, журнал – кунак...» – дигән фикерне очрашу вакытында ул әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк