Гармунга мәдхия

Йөрәкләрне җилкендергән, күңелләрне очындырган гармун моңнарын ишетәсегез килсә, көмеш телле талья тавышларын сагынсагыз, 30 август көнне Казанга рәхим итегез. Бу көнне Казан үзәге җаннарны җилкеткән гармун көенә күмеләчәк.

Гармунчылар парады, ә алар аз да түгел, күп тә түгел – 1 мең (!!!) кеше – көндезге 11 дә Батурин урамында җыела. «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале башка елларда да узган булса да, моңарчы әле бөтен Кремль эчләрен яңгыратып йөргәннәре булмаган иде. Быел көндезге 12 дә гармунчылар саф-саф тезелеп, Тайницкий манарасы аша Кремльгә узып, беренче яртыда Муса Җәлил һәйкәле каршында җырлы-моңлы тукталыш ясаячаклар. Монда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбленең чыгышы һәм республиканың иң оста һәм иң яшь гармунчы балаларына гармуннар бүләк итү тантанасы булырга тиеш. Татарстан Мәдәният министрлыгы алар өчен махсус 10 гармун ясатып алган.

Казан урамнарын узып, флешмоб Камал театры каршындагы мәйданда дәвам итәчәк. Чараның максаты урам буйлап гармун уйнап кына йөрү түгел, ә татар халкы язмышында гармунның нинди урын тотканын да күрсәтә алу. Фестивальнең быелгысы ТАССРның 100 еллыгы тулуга багышлана.100 еллык тарих сәхнәсенең түренә кайгыда да, шатлыкта да татарның ышанычлы юлдашы булган гармун менәчәк. Театр артистлары катнашы белән тарих битләре берәм-берәм ачылып, үзебез узган юлларын тагын бер кат күзалларга мөмкинлек туачак.

Быелгы чараның тагын бер яңалыгы: ул «Түгәрәк уен» фестивале белән бергә үрелеп уза. Беләсез булыр, татар халкының фольклорын барлау, халыкка кабат кайтару максатыннан оештырылган «Түгәрәк уен» фестиваленең беренчесе 2008 елда Кулаткы авылында узган иде. Быел, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, ул Казанда узачак.

Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм көндезге өченче яртыда башлана. Рәхим итегез, килегез, йөрәкләрегезне җилкендереп, бер күңел ачып кайтыгыз.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4029
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3976
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3352
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек