Логотип
Яңалыклар

Гаиләдә низаг чыкса – шалтырат!

2019 елның 31 октябрендә көнкүреш конфликтлары аркасында гаиләдә килеп низагларны кисәтү өчен кайнар линия ачыла. Гаилә әгъзаларының тормышына куркыныч янаучы хәлләр яки әти-әниләрнең үз вазыйфаларын тиешенчә башкармау очраклары булса, бу хакта кайнар линиягә шалтыратып, белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин.

Кайнар линиянең телефоны: (843) 236-00-71; 236-40-62.

Консультация вакыты: иртәнге 9.00–17.00

Килеп туган хәлләргә ачыклык кертүдә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары оештырган «Мәрхәмәт–Милосердие» оешмасы вәкилләре, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Хезмәт министрлыгы белгечләре, Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комитеты вәкилләре булышлык күрсәтәчәк.

Теги: гаилә низагларын кисәтү кайнар линия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар