Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе эшенә яңа интеллектуаль ассистент кертелә. «Гаилә» цифрлы ярдәмче эшли башлады. Ул халыкның ЗАГС органнары һәм гаилә эшчәнлеге белән бәйле сорауларына җавап бирәчәк.
Бала туу, яңа гаилә кору, фамилияне алыштыру, белешмәләр алу һәм документларны торгызу белгечләрдән ярдәм сорый, һәм нәкъ менә ЗАГС хезмәткәрләре бу мәсьәләләрдә ышанычлы юл күрсәтүчеләр. Ихтыяҗ зур: 2025 елда гына да ЗАГС органнарына 623 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән. Бу республикада яшәүче һәр алтынчы, ә Казанда һәр өченче кеше дигән сүзе. ЗАГС органнарында соңгы өч елда онлайн-форматта гаризалар кабул итү 11 процентка арткан.
«Гаилә»нең виртуаль консультанты телефонда кесә ярдәмчесе рәвешендә вакыт һәм ераклык киртәләрен бетерә, бу бигрәк тә балалы яшь ата-аналар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен актуаль. Ул, мәсәлән, булачак яшь парларга ЗАГСка гариза бирү, документларны тикшерү алгоритмын, яшь ата-аналарга дөньяга килгән сабыйларын бала тудыру йортыннан ук теркәү, беренче документларны рәсмиләштерү турында аңлатачак. Моннан кала таныклыклар, архив белешмәләре, дәүләт пошлинасын түләү, эш графигы һәм ЗАГС бүлекләренә алдан язылу турында консультация бирәчәк. Гомумән, бу цифрлы ярдәмче ведомствога иң күп сораулар тудырган процедураларны гадиләштерергә һәм кешеләр иң еш җавап эзләгән урында яңа сервислар булдырырга ярдәм итәр дип планлаштырыла.«Гаилә» цифрлы ярдәмчесесе халыктан килгән сорауларга тәүлек әйләнәсендә, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә җавап бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, әлеге проект ЗАГС органнары тарафыннан Татарстан Республикасының барлык халкына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән. «Гаилә» виртуаль консультанты «Мах» платформасында эшли һәм түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://max.ru/zags_rt_bot Шулай ук аңа ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе сайты аша да күчәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк