#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга
8 сентябрьдә иртәнге сәгать җидедә «Гаилә елы»на багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе башлана. Ул кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда яшәүче һәр гаилә, әлеге бәйгедә катнашып, 12 «iPhone 15»ның берсен һәм 1 «Lada Vesta» автомобиле ота ала.
Катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы фонында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзекне киеп, гаилә белән фото\селфи ясарга. Игътибар: фото сайлау участогы эчендә төшерелергә тиеш түгел!
Төшерелгән фотоны бүләкләр уйнату көнендә иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр социаль челтәрдәге битләргә урнаштырырга кирәк. Постка #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары куелырга тиеш.
Бәйгедә бары тик паспортларында Татарстанда даими пропискасы булган республика кешеләре генә катнаша ала.
Катнашучының фотосы урнаштырылачак социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яшькә җиткән булырга тиеш.
Барлык мәҗбүри шартлар белән «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» фотобәйгесе берләшмәсендә, «Фотобәйге 8 сентябрь 2024 кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүләкләрне 2024 елның 8 сентябрендә «ТНВ» телеканалында туры трансляция вакытында («ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә дә күрсәтелә) уйнатачаклар.
Уйнату расписаниесе:
● 08:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 09:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 10:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 11:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 12:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 13:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 14:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 15:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 16:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 17:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 18:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 19:00 —1 «iPhone 15» смартфоны
● 20:10 —1 «Lada Vesta» автомобилен уйнату (вакыты үзгәрергә мөмкин, төгәл вакыты 8 сентябрьдә «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә игълан ителәчәк).
*Фотобәйге лотерея түгел, риск юк, реклама булып саналмый, фотобәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле.
Фото: Изображение от freepikИзображение от freepik">http://Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк