Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.
17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Гает намазын «Татарстан - Яңа гасыр» каналы туры эфирда күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәсми сайты.
Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала.
16 июльдәге бәйрәм алды көнендә һәм 17 нче июльдә Казанның «Южный» автовокзалыннан төрле юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте Казан мэриясе сайтында хәбәр иткәнчә, өстәмә рейслар Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Чабаксар, Туймазы, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Норлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, Болгар юнәлешләрендә булачак..
Тулырак мәгълүматны (843) 237-33-23 телефон номерына шалтыратып, «Южный» автовокзалының белешмә хезмәтеннән белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк