11-нче июнь көнне Г.Тукай исемендәге әдәби музейда “Сабантуй төсләре” дип аталган музей бәйрәме оештырыла, чара музейның туган көненә багышлана.
Музейның туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне узачак. Бу көнне теләге булган кешеләр музейга бушлай килә алачак. Иртәнге сәгатьләрдә яшүсмерләр өчен “Сабантуй төсләре” музей бәйрәме оештырыла. Кунакларны күңелле уеннар, ярышлар һәм викториналар көтә. Чаралар 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Сылтама: http://old.kzn.ru/tat/news/show/57391
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк