Фәрит Мөхәммәтшин: Бөгелмә яшьләрне җәлеп итү урынына әверелергә мөмкин

Фото: gossov.tatarstan.ru
Бөгелмәдә «Бердәм Россия» көне чаралары узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Бөгелмә, «яхшы якка үзгәреп, яшьләрне җәлеп итү урыны булырга мөмкин», диде.
"Бөгелмә ышанычлы адымнар белән бара һәм күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә. Биредә уңайлы тормыш, ял, мәдәни үсеш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү һ.б. шартлар тудырыла. Болар барысы да яшьләр туган шәһәреннән һәм районнан китмәсен өчен нигез булып тора. Барлык шартлар да тудырылган икән, Бөгелмә яшьләрне үзенә тартып тору урыны булырга тиеш», - диде парламент башлыгы.

«Миңа 80 нче елларда Бөгелмә механика заводы заказы буенча күптән төзелгән Яшьләр үзәгенең, ниһаять, яңа йөзе булуы ошады», - дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Бөгелмә яшьләре яңартылган Яшьләр үзәген төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен Фәрит Мөхәммәтшин белән уртаклашты. Ул яшьләр белән Бөгелмәдә барлыкка килгән «14 – 30» дискуссия клубы кысаларында очрашты.
«Без яшьләрне, аларның ата-аналарын яңартылган Яшьләр үзәген ничек күрергә теләүләре турында фикер алышырга чакырдык. Яшьләр катнашында мондый диалог, фикер алышу миңа бик мөһим тоела. Яшьләр өчен шартлар тудырылса, бу үзәк Бөгелмә һәм гомумән районның яшьләр өчен очрашу һәм аралашу урыны булачак», - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Яшь эшмәкәрләр берничә проектны гамәлгә ашыру өчен тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, легоклуб, яшь уйлап табучылар өчен киңлек, скалодром, һөнәри юнәлеш бирүче түгәрәкләр, коворкинг зонасы. Музыкантлар тавыш яздыру студиясенең, концерт мәйданчыгы һәм радиотүгәрәк кирәклеге турында әйтте. Ә Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә шахмат клубы булдыру мөмкинлеген уйларга тәкъдим итте.

Бүген «Бердәм Россия» көне кысаларында Бөгелмәдә «Сәламәт киләчәк», «Балалар спорты», «Кече Ватан мәдәнияте», «Грамоталы кулланучы мәктәбе», «Тарихи хәтер», «Нык гаилә» һ.б. партия проектлары мәйданчыклары эшләде. «Бердәм Россия» көне төбәк партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187292/
Татарстан парламенты башлыгы Бөгелмә районында «Бердәм Россия» көне чараларында катнашты.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.